Петербургның Тукай скверында шигъри бәйрәм

Шагыйрьгә багышланган тантана аның һәйкәле янында узды
(Санкт-Петербург, 27 апрель, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургта елдагы “Тукай укулары” узды. Бөек шагыйрь истәлегенә багышланган тантана аның исемен йөрткән бакчада (скверда) оештырылды. Кронвер һәм Зверинск урамнары чатындагы һәйкәлле бакчага яше-карты, Казан кунаклары, рәсми вәкилләр һәм петербурглылар, милли җәмгыять вәкилләре,Телевидениенең 5 каналы, татар хәбәрчеләре килгән иде.
Бөек шагыйрь исемен йөрткән бакча иртәдән Динар Галимҗанов башкарган баян моңнарына күмелде. Көне дә сайлап алгандай җылы, матур иде. Сүз алучылар да истәлекле тантана рухында чыгыш ясады.
- Габдулла Тукай исемендәге бакча хәзер төрле бәйрәм-тантаналарны үткәрү урынына әйләнде. Ел саен апрель аенда без биредә Тукайны искә алабыз, - дип башлады үз чыгышын Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин. Ул Татарстан һәм төньяк башкала хакимияте җитәкчеләренә һәйкәлне куюда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Безнең динебез дә, мәдәниятебез дә туган телгә бәйләнгән. Тукай милләтне берләштерүче көч, диде ул. Санкт- Петербург һәм Русиянең төньяк-көнбатыш төбәге мөселманнары дини идарәсе рәисе, мөфти Җәфар Пончаев Тукайны татар поэзиясе Пушкины дип атады. Әдипнең исеме бөтен дөньяда билгеле, ул безне телнең чын матурлыгын аңларга өйрәтә, диде. Петроград районы хакимияте башлыгы урынбасары Надежда Соломахина Тукай исеме һәрчак яшәячәк, дип белдерде. Казаннан Татарстан Язучылары берлеге исеменнән килгән кунак Флера Тарханова петербурглыларга Тукайга багышланган шигырьләрен бүләк итте. Төркиянең Санкт-Петербургтагы илчесе Мәхмүд Чинар без татар халкы белән тыгыз бәйләнгән. Тукай төрки күңелендә дә яши, әсәрләре безнең телгә тәрҗемә ителгән, диде. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе милли-мәдәни татар җәмгыяте рәисе Рәшид Мәһдеев шәһәрдә яңа мәдәни йолалар барлыкка килүенә, аның берсе бөек әдип исеме белән бәйләнгәнлегенә тукталды. Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре татарларының “Изге юл” оешмасы рәисе Иниятулла Кутуев чыгышы һәрвакыттагыча бай эчтәлекле иде. Тукай- татар милләтенең якты нуры, туган тел чыганагы, диде ул. Петербург “Милләтләр лигасы” президенты Хәмзәт Цокиев, әлеге мәдәни чарага килер алдыннан интернетка чыктым һәм анда Тукай турында язмаларның искиткеч күп булуына шаккаттым. Татар халкы тагын шундый бөек әдип бирер әле, дип өметләнәм, диде. Рәссам Рәшид Гыйләҗев күп әсәрләренә илһамны Тукайдан алуы хакында сөйләде. Аның хатыны Халидә Гыйләҗева яңа шигырьләрен укып ишеттерде. Әдип һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, җыелучылар бергәләп татар халкы гимнына әйләнгән “Туган тел”не башкарды. Аннары сүз яшьләргә һәм шигырь язарга яратучыларга бирелде. Тукай яныннан халык озак таралмады.