Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрлары килде

Аэропортта аларны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов һәм ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева каршы алды
(Казан, 27 апрель, “Татар–информ”, Нина Нарыкова). Кичә Казанга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсендә катнашучылар килде. “Казан” Халыкара аэропортында аларны ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм республиканың башка рәсми затлары каршы алды.
Кунаклар арасында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре Болат Нургалиев, Кытай мәдәният министры Цай У, Кыргыз Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат министры Солтан Раев, Тажикстан мәдәният министры Мирзошохрух Асрори, Үзбәкстан мәдәният һәм спорт эшләре министрының беренче урынбасары Бәхтияр Сәйфуллаев, Казакъстан мәдәният һәм мәгълүмат министры урынбасары Әскәр Бурибаев бар. Татарстан башкаласына шулай ук Россия мәдәният министры Александр Авдеев та килде. Искәртеп узабыз, нәкъ менә ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә киңәшмәне Казанда үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.
Киңәшмәдә шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы күзәтүче илләре вәкилләре дә катнаша. Алар арасында Монголия мәгариф, мәдәният һәм фән вице–министры Чоной Куланда, Һиндстан Республикасы мәдәният вице–министры Сиркар Джавхар, Иран Ислам Республикасы мәдәният һәм ислам үсеше министры Мөхәммәд Хөсәйн Сәфәр Харанди бар.
Киңәшмәнең программасы гаять бай. Кичә башкала кунаклары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 123 ел тулуга багышланган шигъри митингта катнашты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Р.Әхиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсын карады, республика иҗат яшьләре белән очрашты.
Бүген Казан Ратушасында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре мәдәният министрларының VI киңәшмәсе утырышы була. Соңрак утырышта катнашучылар ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашачак. Киңәшмә кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелачак.
28 апрельдә Казанда иҗат интеллигенциясе һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында язучы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган очрашу уза. Зилә Вәливаның сүзләренә караганда, аны үткәрү турында Россия һәм Кыргызстан Президентлары үзара килешкән. Очрашуда Россия язучылар берлеге әгъзалары һәм галимнәр катнаша.