Күренекле татар журналисты һәм мөхәррире арабыздан китте

Кичә 77 нче яшендә күренекле журналист, мөхәррир Миншәех Зәбировның йөрәге тибүдән туктады
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Кичә 77 нче яшендә күренекле журналист, мөхәррир, 16 ел буе нәшер ителүче “Татар мөселман календаре”н гамәлгә куючы һәм төзүче-авторы Миншәех Зәбировның йөрәге тибүдән туктады.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миншәех Харис улы Зәбировның иҗат биографиясе гаять бай. Ул 1958 елдан 1965 елга кадәр “Татарстан яшьләре”газетасында хезмәт куя, 1963-1965 елларда газетаның баш мөхәррире була. 1965-1991 елларда - “Социалистик Татарстан” (“Ватаным Татарстан”), 1991-94 елларда- “Шәһри Казан” газеталарында җаваплы сәркатиб. 1995 елдан бүгенгәчә “Мәдәни җомга” газетасында баш мөхәррир урынбасары вазифасын үтәде.

Мәрхүм белән хушлашу бүген Лаеш районының Габишево бистәсендә (Молодежная урамы, 50) 11 сәгатьтә узачак.