Татарстан Милли китапханәсе Тукайның туган көне уңаеннан киң колачлы проект әзерли

«Татар китабының глобаль дөньясы» дигән проектны әзерләү эше китапханә, Милли музей һәм республиканың башка фәнни оешмалары белгечләре алган грант акчасына башкарыла.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). ТР Милли китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән проект әзерләнә.

ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Хәзерге вакытта без Тукайның туган көне уңаеннан „Татар китабының глобаль дөньясы“ дигән киң колачлы проект әзерлибез», — дип аңлатты ул.

Әлеге проектны әзерләү эше китапханә, Милли музей һәм республиканың башка фәнни оешмалары белгечләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә алынган грант акчасына башкарыла.