Дилүс Хуҗиәхмәтов дүртенче тапкыр «Тантана» премиясенә ия булды

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының иң популяр артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов дүртенче тапкыр «Тантана» театр премиясенә ия булды.

«Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә «Тантана» премиясе «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Әлмәндәр ролен башкарган Юрий Чуктиевка һәм Әҗәл ролен башкарган Дилүс Хуҗиәхмәтовка бүленде.

Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды.

«Газинурыч, сезнең кулда флаг, без сезнең арттан», — диде премия алган Юрий Чуктиев Илниз Зәйниевка мөрәҗәгать итеп.

Актерларга премияне өлкән медсестра Ангелина Әминова тапшырды.

Бу номинациядә республика театр премиясенә «Әкият» курчак театрындагы «Самовары» спектаклендә уйнаган Наталия Егорова, Юлия Василишина, Ирина Гайнуллина, Татьяна Сорокина, Лилия Нәҗипова, Лариса Пасынкова, Анастасия Жукова дәгъва итә иде.

Шулай ук, Чаллы курчак театрыннан «По обе стороны фронта» спектаклендә Бабай роле өчен Эдуард Гурлев та премия номинанты иде.

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясен бирү тантанасы бара. Театрлар соравы буенча «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

  • «Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.