news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды

Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» моноспектаклен Әлмәт театры сәхнәсендә хакас режиссеры Марас Чеббур куйды. Әлеге спектакльдә бердәнбер рольне Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкарды.

Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды
архив

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры артисты Рафик Таһиров «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды. Актерга әлеге дәрәҗәле премия «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендə «Микулай» спектаклендə Микулай роле өчен тапшырылды.

Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров дипломны үзе кабул итә алмады. Чөнки Татарстан Республикасында үзенчәлекле режим булдырылу сәбәпле, «Тантана 2020» премиясен тапшыру чарасы онлайн режимда үтә. Артистлар тантананы онлайн карыйлар.

Лауреатны Чаллы театры артисты Рафил Сәгъдуллин игълан итте.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасының онлайн трансляциясе бара.

«Тантана» — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул 10 номинациясендә бирелә.

Мансур Гыйләҗевның «Микулай» моноспектаклен Әлмәт театры сәхнәсендә хакас режиссеры Марас Чеббур куйды. Әлеге спектакльдә бердәнбер төп рольне Татарстанның ахлык артисты Рафик Таһиров башкарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100