Лəйсəн Гатауллина «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнде

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының «Сүнгəн йолдызлар» спектаклендə Сəрвəр ролен башкарган Лəйсəн Гатауллина «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясе белән бүләкләнде.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

Ләйсән Гатауллина – Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Ул Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә барган ике спектакльдә төп рольне башкара. Театрның «Парковка» һәм «Сүнгəн йолдызлар» спектакльләрендә уйный.

Премия лауреатларын алдагы ел лауреатлары бүләкләде. «Дебют» номинациясен Рафил Галимуллин тапшырды. Ул Кариев театрында эшләгәндә Тукай ролен башкарган актер.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул 10 номинациясендә бирелә. Быел «Тантана» театр премиясенең суммасы икеләтә арткан – ул 100 мең сумны тәшкил итә.