Камал театры артисты Люция Хәмитова «Тантана-2020» премиясе лауреаты булды

Ул бу премиягә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендə лаек булды.

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының «Санаулы кичлəр» спектаклендə Тамара роле өчен Татарстанның халык артисткасы Люция Хəмитова «Тантана-2020» театр премиясе белән бүлəклəнде.

Ул бу премиягә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендə лаек булды.

Тамашачы «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасын онлайн трансляциядә карый алды.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясен Түбән Кама театры артисты Гүзәл Шәмәрданова игълан итте.

А.Володинның «Санаулы кичлəр» спектаклен Камал театры сәхнәсендә Айдар Җаббаров куйды.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия.