Кариев һәм Минзәлә театры артистлары “Дебют” номинациясендә театр премиясенә ия булды

Камал театры сәхнәсендә Халыкара театр көненә багышланган тантаналы кичә бара.

Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры артисты Лəйсəн Закирова һәм Минзәлә театры артисты Язилə Ильясова “Дебют” номинациясендә “Тантана” республика театр премиясенә ия булды. Камал театры сәхнәсендә Халыкара театр көненә багышланган тантаналы кичә бара. Кичәдә "Тантана" республика театр премиясенең 11 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.

  • Халыкара театр көненә багышланган кичәне  “Татар-информ” онлайн күрсәтә. 

Яшь артистларның җиңүен Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбәрәкшин игълан итте.

Ләйсән Закирова Г.Кариев исемендəге Татар дəүлəт яшь тамашачылар театрының Гаяз Исхакый хикәясе буенча куелган "Кəҗүл читек" спектаклендə Əхмəдулла ролен башкара. Язилə Ильясова Өметбаев исемендəге Минзəлə Татар дəүлəт драма театрының М.Башкиров пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Салкын кан" спектаклендə Куаныч роле белән экспертларның игътибарын җәлеп иткән.

  • "Тантана" - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.