Яшьләрдә милли горурлык хисе тудырырга кирәк, дип саный сәнгать белгече Рауза Солтанова

Галимә фикеренчә, бүгенге көндә милли мәдәниятны пропагандалау юк дәрәҗәсендә.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Яшьләрдә милли горурлык хисе тудырырга кирәк. Горурлык хисе тусын өчен татарның борынгы мәдәниятын популярлаштырыру зарур. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  Г.Ибраһимов исемендәге институтның Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә фәнни экспедицияләргә багышланган матбугат конференциясендә сәнгать белгече Рауза Солтанова әйтте. 

“Татар халкы элек-электән Европа иҗатчыларына кызыклы булган, - ди Рауза Солтанова. - Чөнки без бөтен яшәү рәвешебез белән башкалардан аерылып торганбыз. Татарның кием салымы, йорт бизәлеше, ризыгы башка милләтләрдән үзгә. Безнең төбәкне тирәнтен өйрәнүчеләр арасында рәссамнар булган. Казан өязендә яшәгән татарларның, керәшеннәрнең һ. б. халыкларның яшәү рәвешен алар иҗатында да чагылыш таба. Элек авылларда 60-70 төрле кәсеп булган. Мамадыш районында булган идек, анда бер апа безгә үзе төзегән һөнәрчелек исемлеген күрсәтте. Кайчандыр авылларда тукыганнар, ә хәзер аның станогын да табу кыен. Тиздән туку сәнгате буенча симпозиум үткәрергә әзерләнәбез, ләкин туку станогы таба алмыйбыз. Аны яшьләргә күрсәтеп, анда ничек эшләү серләрен белән таныштырыр идек. Әмма Татарстан Милли музеенда да туку станогының рус, яки чуаш варианты гына саклана. Үзебезнең татар станогын хәзер бөртекләп Ф. Сафина язган китап буенча торгызырга кирәк”.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган фәнни сәфәрләргә багышланган матбугат очрашуында галимә экспедицияләргә студентларны җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтте. Спикер Татарның кием культурасына да аерым тукталып узды.

“Борынгы милли киемнәребезне дә галимнәр төзегән хезмәтләрдә генә күрәбез, - ди галимә. - Дин юлына баскан яшьләр бөтенләй икенче традицияләргә мөкибән киткән. Милли киемнәребезнең үз нигезе бар, аларны өйрәнергә, саклап үстерергә кирәк. Яшьләргә мәдәниятыбызны танытырга, күрсәтергә кирәк. Яшьләрдә милли горурлык хисе тудырыга кирәк, ләкин моның өчен мәдәниятыбызны пропагандалау мөһим. Экспедицияләр нәтиҗәсендә эшләнгән хезмәтләрне китапханәләргә таратырга, аларны кабаттан халык игътибарына җиткерергә кирәк. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә дә милли рухи байлыгыбыз белән таныштыру зарур. Ихтыяҗ булмау, бүгенге көндә зур проблема булып кала бирә”.