Әтнә техникумының “Яшьлек” театр студиясе “Иделкәем”нең зона бәйгесе җиңүчесе булды

Алар, бәйгедә Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” спектакле белән катнашып, зона буенча 71 очко туплады һәм беренче урынга лаек булды.

(Әтнә, 27 март, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Шәпшедә "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театрлары һәм театр студияләренең республика смотр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында оешканына бер ел да булмаган һәм шундый зур бәйгедә уңыш яулаган Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының “Яшьлек” театр студиясе студентлары да бар, - дип яза район газетасы сайты.

Әтнә муниципаль районының Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының “Яшьлек” театр студиясе студентлары - 8 студент: 3 егет һәм 5 кыз - бу бәйгедә Илгиз Зәйнинең “Ай кызы” спектакле ( режиссеры – Рафис Сәләхетдинов) белән катнашып, зона буенча 71 очко туплады һәм беренче урынга лаек булды. Республика буенча 82 театр коллективы арасында дипломант булды.

Оешканына бер ел да булмаган коллективның шундый зур фестивальдә 1нче урын алуы - зур уңыш. 
Исегезгә төшерәбез, зона бәйгесендә “Әле мондый спектакль һәм болай уйнаганнарын күргәнебез юк иде” – дип сокланганнар иде жюри әгъзалары аларга, диелгән район хәбәрендә.