Мәскәүдә “Әлиф” спектаклен тәкъдим итәчәкләр

Спектакльдә татар язу сәнгате язмышы сурәтләнә.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). 3 апрельдә Мәскәүдә, Мейерхольд исемендәге үзәктә “Әлиф” спектакле булачак. Спектакль өч номинациядә “Алтын битлек” бөтенроссия театраль премиясенә дәгъва кыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов, хореографы Марсель Нуриев. 

Проектның композиторы — Эльмир Низамов.

“Алтын битлек” бөтенроссия театраль премия җиңүчеләре Мәскәүдә 15 апрельдә бүләкләнәчәк.