И.Ямалтдинов милли мәгариф юкка чыгу халык иҗаты үрнәкләренең югалуына китерә дип исәпли

Мәктәп яшендәге татар балалары үзара рус телендә аралаша башлаган, диде фольклорчы галим.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Милли мәгарифнең юкка чыгуы, халык иҗаты үрнәкләренең югалуына китерә. Фәнни экспедицияләр вакытында йола поэзиясе үрнәкләре сирәк очрый башлаган. Бу хакта бүген Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов әйтте.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан районнары һәм Россия төбәкләренә фәнни экспедицияләргә багышланган матбугат конференциясе булып узды.

“Татарстаннан читтә яшәгән төбәкләрдә татар халкының милли үзаңы бар һәм ул көчле, - ди Илмир Ямалтдинов. - Кешеләр татар телендә сөйләшә, бигрәк тә урта һәм өлкән буын иркен аралаша. Яшь буынны гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләргә омтылалар. Әмма укыту процессында мили мәгарифнең юкка чыга баруы, шулай ук телгә дә тәэсир итә. Кулланыш даирәсе кими, чөнки авылларда мәктәп яшендәге балалар инде бер-берсе белән рус телендә сөйләшә, үз туган телләрендә сирәк аралаша. Бу күренеш телне югалу куркынычына да китерә. Гомумән милли мәдәни мирасыбызның, халык иҗаты үрнәкләренең дә юкка чыгуына сәбәп булып тора. Соңгы елларда техник прогресс шартларында борынгы милли традицияләр, халык иҗаты үрнәкләренең бигрәк тә эпик әсәрләр һәм йола поэзиясе үрнәкләре инде сирәгрәк очрый. Шулай да фәнни сәфәрләр вакытында, кайбер өлкәләрдә аларны әле язып алырга мөмкин булды. Әлеге халык җәүһәрләре без әзерләгән китапларда үз урынын алды. Басмаларда төрле жанрларга караган халык иҗаты үрнәкләре белән танышырга мөмкин”.

Экспедиция вакытында тупланган материаллар Г.Ибраһимов исемендәге институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларын тулыландыра. Аларны фәнни хезмәткәрләр үз хезмәтләрендә файдалана. Шулай ук халыктан тупланган мирас “Фәнни экспедицияләр хәзинәләреннән” сериясендәге җыентыкларда дөнья күрә. Әлеге сериядә барлыгы 15 китап нәшер ителгән.