Иң яхшы яшь музыкантлар республика театрларының иң яхшы актрисаларын атадылар

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы "Тантана" премиясен тапшыруны онлайн күрсәтә.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Театр премиясенең "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясен бүген Камал театрында татар музыканты Илдар Мөбәрәкшин игълан итте. Ул артистларны Театр көне белән котлап конвертны ачты.

"Иң яхшы эпизодик роль" номинациясе буенча театр премиясенә Буа театрының сәхнә йолдызы Гөлзада Камартдинова ия булды. Ул иң олы рәхмәтләрен "театр локомотивы" Раил Садриевка җиткерде.

Гөлзада Камартдинова Дамир Сәлимҗанов куйган "Һәйкәл" спектаклендә район башлыгы Зөһрә Шәйдуллина ролен башкарган иде.

Ә "икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә театр премиясенә Камал театры артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова лаек булды. Гөлчәчәк исемен яшь композитор Ильяс Камал игълан итте.

Гөлзада Камартдинова "Әтәч менгән читәнгә" спектаклендә Вәзилә ролен башкарган иде. Спектакльне Аяз Гыйләҗев әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйды.

Камал театрында «Тантана» республика театр премиясе тапшыру тантанасы бара. Кичәдә «Тантана» республика театр премиясенең 12 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.

Мәгълүмат өчен. «Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелә торган профессиональ премия. Ул Камал театры сәхнәсеннән Халыкара театр көнендә тапшырыла.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичәне онлайн күрсәтә.