Мөслим районы Метрәй авылы халык театры "Идел йорт" республика фестивалендә катнаша

Метрәй авылы халык театры М.Хөсәеновның " Ак күлмәкле әнием" драмасының премьерасын Мөслим тамашачысына күрсәтте.

(Казан, 27 март, "Татар-информ"). Мөслим районы Метрәй, Иске Вәрәш авыл мәдәният йортлары каршында халык театры эшли. Үткән ел Мөслимдәге коллектив Гран - прига лаек булды, дип яза http://muslumirc.ru. сайты.

Ә ялларда Метрәй авылы халык театры М.Хөсәеновның " Ак күлмәкле әнием" драмасының премьерасын Мөслим тамашачысына күрсәтте. Башыннан ахырына кадәр тамашачыны елатырлык, уйландырырлык, ышандырырлык образлар тудырган театр коллективын тамашачылар басып алкышладылар, озак - озак сәхнәдән җибәрмәделәр. Әлеге иҗади хезмәтләре белән театр "Идел йорт" республика фестиваленең зона турына Минзәлә шәһәренә бара.