"Тантана" лауреатлары 50әр мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булды

Казанда республика театраль премиясе тапшырылды

 (Казан, 27 март, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген кич Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бишенче “Тантана” (“Триумф”) республика театр премиясен тапшыру тантанасы, традицион рәвештә, Халыкара театр көнендә үткәрелде. Кичәне Г.Камал театры артистлары Искәндәр Хәйруллин һәм Рамил Вәзиев алып бардылар.

Иң беренче булып премиянең “Дебют” номинациясе лауреатлары игълан ителде. Бу юнәлештә җиңүчеләр дип Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Венера Протасова һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан Алинә Мөдәрисова танылды.

“Курчак театрының иң яхшы артисты” номинациясендә премиягә Яр Чаллы курчак театры артисты Татьяна Салихова лаек булды. Җыр-бию белән үрелеп барган тамашада “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә ТРның халык артисты Галина Юрченко җиңүгә иреште. Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы дип Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артисты Марат Хәбибуллин табылды. “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә премия Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективына булды. “Намус һәм тугрылык өчен” премиягә Казан яшь тамашачылар театрыннан Татарстанның халык артисты Александр Купцов лаек булды.

Кичәдә былтыр якты дөньядан киткән сәхнә әһелләре дә искә алынды. Аларның якты истәлегенә багышлап, видеоролик күрсәтелде.: аны бөтен зал аягүрә басып карады.

Тантана кысаларында Салават Фәтхетдинов тәкъдиме белән булдырылган Г.Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров исемендәге премия тапшырылды. Бу юлы аңа Г.Камал театрына тугрылыгы өчен 45 ел гомерен татар театрына, сәхнә дөньясына багышланган режиссер ярдәмчесе Фәридә Хафизова лаек булды. Бу әлеге премиянең өченче тапкыр тапшырылуы иде.

“Тантана” театр премиясенең “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясендә исә Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Ленар Миңнемуллин җиңүгә иреште. Музыкаль театрның иң яхшы актеры буларак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Антон Полодюк танылды.

Премиянең кайбер юнәлешләре буенча жюри әгъзалары хөкеменә шулкадәрле көчле эшләр тәкъдим ителү сәбәпле, бер генә җиңүчене билгеләү шактый авыр булганга, тантанада махсус призлар тапшырылды. “Иҗади үсеш” өчен бу бүләккә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова лаек дип табылды. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының “Минем исемем Кызыл” спектакленең пластик образын тудырганнары өчен махсус приз Рамил Вәзиев, Илнур Закиров, Алмаз Сабирҗанов һәм Эмиль Талиповка тапшырылды. Бөгелмә Рус драма театрының “Женитьба Бальзаминова” спектаклендә Раиса Панфиловна ролен оригиналь рәвештә ачып биргәне өчен Ләйсән Хәбибуллинаны билгеләп үттеләр. Күрмәүче һәм аз күрүче балалар өчен куелган “Керпе һәм томан” уникаль спектакле өчен Яр Чаллы курчак театры коллективы да премиянең махсус призына лаек булды.

Тантанада ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды үз бүләген тапшырды. Быел аңа Г.Камал театрыннан Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Җиһангир роле өчен Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин лаек булды.

Искәртеп узабыз: премия лауреатларына 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Әдәбият елы булганлыктан, бүләкләү тантанасында җиңүчеләрне республикабызның күренекле әдәбият вәкилләре Равил Фәйзуллин, Лилия Газизова, Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, һ.б. игълан итте. Кичә танылган җырчылар Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Айдар Сөләйманов, Мария Семенова,  Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле каршында эшләп килгән балалар төркеме, Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге баянчылар төркеме һ.бның чыгышлары белән үрелеп барды.