“Созвездие-Йолдызлык-2015” фестиваленең Казан шәһәрендә узган турында Гран-при Марина Кокинага тәтеде

Барлык чыгышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде

(Казан, 27 март, “Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Созвездие - Йолдызлык-2015” республика яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең Казан шәһәре зонасы гала-концерты узды.

Ике ай дәвамында Татарстан башкаласында балалар һәм яшьләр сәнгате һәм иҗаты фестиваль мәшәкатьләре белән гөрләде. Район этабында 6500 гә якын конкурсант катнашкан, ә 11-14 мартта үткән шәһәр этабында – 3500 дән күбрәк. Конкурс программасына быел үзгәрешләр кертелгән: “вокал”, “хореография”, “конферанс” традицион номинацияләренә “ВИА”, “мода театры” номинацияләре өстәлгән.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: быел “Созвездие - Йолдызлык” иҗади программасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәм ул дүрт блоктан тора: “Сугышка кадәр”, “Сугыш”, “Хәтер”, “Бүгенге тормыш”. Тантананың кадерле кунаклары да Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре булды. Барлык чыгышлар алар хөрмәтенә әзерләнгән иде.

Концертта катнашучыларны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сәламләде. Ул Бөек Җиңү көннәре якынлашуын искәртеп, ветераннарны 70 еллык юбилей белән тәбрикләде. “Теләсә кайсы илнең тарихы җиңүчеләр тарихы белән бәйле. Бүген дә залда үзенә күрә бер искиткеч мохит: биредә “Созвездие - Йолдызлык-2015” шәһәр фестивале җиңүчеләре һәм илебезгә тынычлык иңдергән Җиңүчеләр”, - дип, ул ветераннарга балаларның чыгышларыннан ләззәт алып утыруларын теләде.

Залдагыларга шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский мөрәҗәгать итте.

Бүгенге гала-концерт җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды. “Созвездие - Йолдызлык-2015” фестиваленең Казан шәһәрендә узган турында Гран-при “Шарм” сәнгать үзәге вокалисткасы Марина Кокинага тәтеде. Җиңүчеләрнең чыгышларына исә Михаил Волконадский рәислегендәге жюри бәя биргән. Барлык номинацияләр буенча җиңүчеләрнең исемнәре белән Казан шәһәренең рәсми порталында танышырга була.