news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышланган туры эфир оештыра

1 мартта теләге булган һәркем социаль челтәрдәге чарага кушыла ала.

Тинчурин театры Наил Шәйхетдинов истәлегенә багышланган туры эфир оештыра
Солтан Исхаков

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин театры күренекле сәхнә остасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, мәрхүм Наил Шәйхетдиновның туган көне уңаеннан туры эфир оештыра.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара 1 мартта 17.00 сәгатьтә башлана.

Теләге булган һәркем социаль челтәрдәге чарага кушыла ала.


Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда ул Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Республика татар күчмә театрына эшкә чакырыла.

Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы күп кенә рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Наил Шәйхетдинов 2016 елның 25 гыйнварында вафат булды. Казанның Самосырово янындагы «Әл- Мәрҗәни» мөселман зиратында җирләнде, диелә «Википедия» белешмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100