news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарада казах шагыйре һәм язучысы Абай Кунанбайулыга багышланган симпозиум булды

Әлеге чарада Казахстаннан, төрки илләрдән һәм Төркиядән академия кешеләре, укытучылар һәм укучылар кунак булган.

Анкарада казах шагыйре һәм язучысы Абай Кунанбайулыга багышланган симпозиум булды
Ләвәнт Булут

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкарадагы Хаҗы Бәйрәм Вәли Университетының (AHBVÜ) Фараби залында Казахстан Республикасының Анкарадагы баш консуллыгы һәм университет белән берлектә казак шагыйре, язучы һәм фәлсәфәче Абай Кунанбайулының тууына 175 ел тулу уңаеннан симпозиум оештырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анкарада яшәүче төрек милләте вәкиле Ләвәнт Булут хәбәр итте.

Программага Казахстанның Анкарадагы баш консулы Абзал Сапарбекулы, AHBVÜ Төрек Дөньясы Тикшерү һәм Практика үзәге директоры Проф. Др. Наҗия Ата Йылдыз, AHBVÜ Әдәбият факультеты деканы профессор Суна Тимур Агылдәрә, Казахстан Милли академик китапханәсе директоры урынбасары Нуржан Жолдыбалинов, AHBVÜ ректоры Профессор Йосыф Тәкин катнашкан.

«Сөйләшүләрдән соң Абайның тормышы һәм әсәрләре турында видеоязма күрсәтелде. Ундүрт укучы аның турында „белгеч“ конкурсында катнашты. Беренче урын яулаучыга баш консул Казахстанга сәяхәткә очкыч билеты бүләк итте. Төрек һәм казах укучылары Абайның шигырьләрен укыды. Анкара төрек дөньясы музыка ансамбле казах җырларыннан һәм Абайның җырлары белән концерт куйды», — диде ул.

Ләвәнт Булут сүзләренчә, беренче бүлекнең ахырында Казахстанның Анкарадагы баш консуллыгының ярдәме белән казах әдәби әсәрләренең төрек теленә тәрҗемә ителгән Dijital Kütüphane дип аталган интернет китапханәсе ачылган. Залда фотограф күргәзмәсе дә бар иде», — дип сөйләде ул.

«Программа башында керү залында Төркиядә яшәүче казах укычылары кунакларны казах биюләре белән каршы алды AHBVÜ белән Казахстан университетлары арасында белем, мәгълүмат алмашу чаралары бар», — диде ул.


Абай Кунанбайулы 1845 елның 10 августында Семея (элек Семипалатинск) шәһәрендә туган. Кунанбаев мәдрәсәдә белем ала, шул ук вакытта рус мәктәбенә дә йөри. Ул гарәп һәм француз телләрен өйрәнә, Алишер Навои, Фирдәүси һәм Низами әсәрләрен төп нөсхәдә укый. Кунанбаев беренче булып рус шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен казах теленә тәрҗемә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100