news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан дәүләт консерваториясендә татар хор музыкасы фестивале ачылды

Фестиваль апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк, гала-концерт 26 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә була.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә XX татар хор музыкасы фестивале ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ачылыш тантанасы югары уку йортының конференцияләр залында онлайн-форматта узды. Чарада Казан консерваториясе вәкилләре, шулай ук хор коллективлары, иҗтимагый һәм мәдәни оешма җитәкчеләре катнашты.

Фестиваль апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк, гала-концерт 26 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сәхнәсендә була.

Программада Казанның балалар-яшүсмерләр хорлары башкаруында Татарстан композиторларының хор премьералары яңгыраячак. Концертта Казан консерваториясенең Ринат Халитов җитәкчелегендәге Tatarica оркестры, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге симфоник оркестры, Казан консерваториясенең Опера студиясе солистлары һәм фестиваль кунаклары катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100