news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әкият» курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы була

«Shurale: балет музыкасына яңа фантазия» — «Әкият» Татар дәүләт курчак театры белән La Primavera камера оркестрының уртак проекты.

«Әкият» курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы була
Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 29 һәм 30 гыйнварда «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Shurale: яңа фантазия» премьерасы була. Тамаша «Әкият» театры белән La Primavera камера оркестрының уртак проекты.

«Әкият» курчак театры матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетының яңа куелышы балет һәм курчак хәрәкәтләре бергә үрелгән спектакль буларак тәкъдим ителә. Тамашачы танылган музыканың курчаклар катнашындагы өр-яңа куелышы белән танышачак.

Сценарий авторы һәм яңа спектакльне куючы — «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореограф - Сәлимә Әминова. Рәссам — Сергей Рябинин. Яктылык буенча рәссам — Илшат Сәяхов.

Спектакльдә Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, «Әкият» курчак театры артистлары Ләйсән Миңнеәхмәтова, Айвар Гыймаев, Эдгар Гайнуллин, Альбина Шагалиева, Лариса Пасынкова катнаша.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, быел Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетының яңа куелышы даими рәвештә театр сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100