420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бәби-театрларның «Ләкләк» беренче иҗат форумында катнашачак. Уфа театры «Күктән җиргә кадәр» бәби-спектаклен күрсәтә, дип хәбәр итә «Башинформ».
Бәби-театрлар форумы 30 һәм 31 гыйнварда, Татарстанның Минзәлә шәһәрендә «Small Days» Бөтендөнья бәби-театрлар акциясе кысаларында узачак. Спектакль 31 гыйнварда 16.30 сәгатьтә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында була.
«Baby-театр балалар өчен классик театрдан, барыннан да элек, уникаль аудиториясе (0+) белән аерылып тора. Декорацияләр һәм актерлар тамашачыларга якын булачак. Мондый киңлек кечкенә тикшеренүчеләр өчен өй атмосферасы, уңайлылык, берләшү хисе тудыра», — дип аңлаттылар театрның матбугат хезмәтендә.
Спектакльнең режиссеры — Алмаз Садриев. Спектакльдә Лилия Галина, Әлфирә Заһидуллина, Юнир Куланбаев, Морат Рафиков катнаша.