«Литературная газета»да Татарстан язучылары иҗатына багышланган махсус кушымта чыга башлаячак

«Литературная газета»да Татарстан язучылары иҗатына багышланган махсус кушымта чыга башлаячак

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Быелдан башлап Мәскәүдә нәшер ителүче «Литературная газета»да Татарстан язучылары иҗатына да зур урын биреләчәк. Газетада айга бер мәртәбә 4 битлек «Литературный Татарстан» («Әдәби Татарстан») дигән кушымта чыгара башлау күздә тотыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бүлеге мөдире Айгөл Фәхретдинова хәбәр итте.

Аның беренче чыгарылышы инде февраль аенда ук дөнья күрәчәк, диде Айгөл Фәхретдинова. Ул тулысы белән каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланачак. Кушымта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау сүзе белән ачылып китә. Әлеге санда Муса Җәлилнең үз шигырьләре белән бергә, аңа багышлап иҗат ителгән шигырьләр, драматургиядә һәм прозада Муса образын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр урын алачак. Татарстан язучылары Мәскәүнең абруйлы газетасында шундый кушымта чыга башлауны Әдәбият һәм сәнгать елында зур бер вакыйга буларак бәяли. «Литературная газета»ның быелның беренче яртыеллыгындагы тиражы 83 мең данә булуын һәм бөтен Россиягә таралуын да искәртик.