"Мәгариф" нәшриятында сугыш чоры әсәрләре дөнья күрде

"Мәгариф" нәшриятында сугыш чоры әсәрләре дөнья күрде

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәгариф» китап нәшриятында «Каеннар сары иде» дигән китап дөнья күрде. «Хәзинә» сериясенең әлеге унынчы китабында татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларындагы күренекле әсәрләре урын алган.

Басма «Дөнья безне үзгәртте...», «Еламаска өйрәтте...», «Кайсыгызның кулы җылы?» һәм «Бәйлисе бар йөрәкне» дип исемләнгән бүлекләрдән тора. Һәрбер бүлекнең үзенчәлегенә китапның фәнни редакторы Альберт Яхин бәя биргән. Беренче бүлектә Әхмәт Ерикәй, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Шәйхи Маннур кебек классикларның әсәрләре кергән. Икенче бүлектәге әсәрләрдә исә сугыш чорының лирик герое тасвирланган. Анда Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Мәхмүт Хөсәен кебек әдипләрнең иҗатына киң урын бирелгән. Өченче бүлектә кайбер шагыйрләрнең тоткында язылган әсәрләре белән танышырга мөмкин. Алар арасында Хәсән Туфанның «Каеннар сары иде», Муса Җәлилнең «Ирек» һәм Абдулла Алишның «Ничек килер үлем» дигән шигырьләре бар. Әмирхан Еники, Габдрахман Әбсәләмов һәм Гомәр Бәшировларның китапта тупланган проза әсәрләре укучыларга сугыш еллары дәһшәтен тоярга мөмкинлек бирә.

Китапта Әхсән Баянның «Сугыш кайтавазы» дип исемләнгән кереш сүзе дә бирелгән.