Екатеринбургта югары сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды

Екатеринбургта югары сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылды

(Екатеринбург, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Екатеринбургта халыкара билгеле шәхес, атаклы совет фоторәссамы Макс Пенсон иҗатына багышланган кичә булып узды. Бик күп гомере Үзбәкстанда үтеп, иҗатының иң асыл җимешләре үзбәкләрнең милли тормышын чагылдыра торган бу рәссамның эшләрен Екатеринбургка Үзбәкстан делегациясе алып килде.

Делегация составында ике татар кешесе дә бар иде. Аларның берсе – “Әлфия” исемле арт-галерея җитәкчесе Әлфия ханым, икенчесе - шәрекъ стилендәге керамик әйберләр остасы Рөстәм Усманов. Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстан радиосы диктор Фәйрүзә Мәсхүт аларга кичәгә куелган югары сәнгать әсәрләрен күрсәтергә булышты. Кичәдә Үзбәкстан илчесе, Свердловски өлкәсе хөкүмәте вәкилләре, шулай ук Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равиль Бикбов һ.б. катнашты.