Татарстан режиссерлары Казанда үз картиналарын күрсәтә

“Мир” кинотеатрында Байбулат Батуллин, Раилә Кәримова, Николай Сидоров-Французов әсәрләре тәкъдим ителә.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Халыкара кино көнендә “Мир” кинотеатрында Татарстан режиссерларының кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “ТатарКино”ның матбугат хезмәте хәбәр итә.Программада Байбулат Батуллинның “Половинки”, Николай Сидоров-Французовның “ЁФ” һәм Раилә Кәримованың “Жизнь – драма” әсәрләре кергән. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгының кинематография секторы һәм “ТатарКино” оештыра.Исегезгә төшерәбез: Халыкара кино көне 28 декабрьдә билгеләп үтелә.