Татарстанның Спас районында яңа кинотеатр ачылды

Анда “Долби” тавыш системасы, видеопроектор куелган иң яңа “Кинотон” кино җиһазы урнаштырылган
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Татарстанның Спас районында яңартылган “Октябрь” кинотеатры ачылды. Ул Болгар шәһәренең үзәк мәйданында урнашкан.
Кинотетар 1967 елда төзелә. 40 ел эчендә бина шактый искерә һәм мәйданның архитектура ансамбленә туры килми. 2003 елда проект эшләре башланып китә, ә 2005 елда федераль бюджеттан кинотеатрны төзекләндерү эшләренә 3 миллион сум акча бүлеп бирелә. 17 ноябрьдә эшләр төгәлләнә. Бинаның гомуми мәйданы 1208,6 квадрат метр тәшкил итә, тулаем алганда 42 миллион сум акча үзләштерелә.
“Татаркино” дәүләт учреждениесе сайтында хәбәр ителгәнчә, “Октябрь” кинотеатрының яңартылган бинасында “Долби” тавыш системасы, видеопроектор куелган иң яңа “Кинотон” кино җиһазы урнаштырылган. Зал 150 тамашачыга исәпләнгән. Биредә янгын һәм сак сигнализациясе, көйләнә торган заманча җылылык җиһазы бар.
Кинотеатрның икенче катында никахлашу залы урнашкан. Никахларны теркәү тантаналарын үткәрү кино учреждениесенә өстәмә керемнәр китерер дип көтелә. Яңартылган “Октябрь” кинотеатрының өченче катында Балалар иҗат йорты ачылачак.