Татарстан язучылар берлеге рәисе Төрки дөньясының төрек теле шәрәф премиясенә лаек булды

Узып бара торган агымдагы ел ЮНЕСКО тарафыннан Мәхмүд Кашгарый елы буларак игълан ителү сәбәпле, Истанбул каласында әлеге тарихи елның йомгаклау кичәсе уздырылды
(Истанбул, 26 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Узып бара торган агымдагы ел ЮНЕСКО тарафыннан Мәхмүд Кашгарый елы буларак игълан ителү сәбәпле, Истанбул каласында әлеге тарихи елның йомгаклау кичәсе уздырылды.
Төрек мәдәниятенә хезмәт итү фондының тырышлыгы нәтиҗәсендә төрки халыкларның телләрен, әдәбиятларын, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү, тарихларын өйрәнү һәм башка милләтләргә дә таныту буенча хезмәт куйганнарга 1999 елдан бирле Төрек теле шәрәф премиясе бирелеп килә. Ике яки өч елда бер тапшырыла торган әлеге бүләкне ияләренә җиткерү тантанасының төрки дөньяның беренче тюркологы Мәһмүд Кашгарыйның тууына 1000 ел тулуны искә алу көннәренә туры килүе, үзе бер олы вакыйга. Быел дүртенче мәртәбә бирелгән Төрек теле шәрәф премиясенә дөньяның төрле илләреннән 5 кеше: Япониянең Токио университеты тарих галиме Тадаши Сузуки, Румыниянең Бухарест университеты тюркологы, профессор Агиамин Баубек, Төрекмәнстанның танылган язучысы һәм шагыйре Ораз Ягмур, Үзбәкстан журналисты, язучы һәм шагыйрь Әшкабил Шүкүр һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов лаек табылган.
Олуг бүләк ияләрен зурлау кичәсен Төрек мәдәниятенә хезмәт итү фонды рәисе Метин Әриш ачып җибәрде. Ул 2008 нче елның ЮНЕСКО тарафыннан Мәхмүд Кашгарый елы игълан ителүнең тарихи әһәмиятенә тукталып, Кашгарыйның иң олы әсәре булган “Диване лөгатет төрек”нең эчтәлеге турында фикерләрен бәян итте. Сүзен татар шагыйре Габдулла Тукайның төрекчәгә тәрҗемә ителгән “Туган тел” шигыре белән төгәлләде.
Тантанада Төркия Президент аппараты генераль секретаре, профессор Мостафа Әсән, Истанбул губернаторы урынбасары Фәйзуллаһ Өзҗан, Төрек теле институты җитәкчесе, галим Шүкрү Һалюк Акалын бай эчтәлекле чыгышлары белән төрки дөньяның бөеклеген, төрки халыкларның бай тарихын тагын бер кат барлап, тамашачылар күңелендә горурлану хисләре уяттылар.
Кичәдә Кашгар шәһәре, Мәхмүд Кашгарый һәм аның эшчәнлеге турында махсус эшләнгән видеоязмалар күрсәтелде. Шулай ук премия ияләре һәм аларның илләре турында төрле күренешләр белән баетылган видеомәглүматлар бирелде.
Кунакларга борынгы ноталары Британия музеенда сакланган XVII гасыр төрек халык көйләреннән торган концерт тәкъдим ителде. 400 еллык музыкаль әсәрләрнең, бүгенге нотага күчерелеп, беренче мәртәбә әлеге чарада яңгыравы һәм тамашачыларга, һәм премия ияләренә зур бүләк булды.
Музыкаль тәнәффестән соң сүз бүләк ияләренә бирелде. Алар сәхнәдә әлеге буләккә лаек күрелүгә сәбәп булган хезмәтләре турында сөйләделәр.
VI Төрки дөнья Төрек теле шәрәф премияләрен ияләренә Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гюнай тапшырды.
Мәхмүд Кашгарыйның тууына 1000 ел тулу уңаеннан ЮНЕСКО карамагында игълан ителгән “Мәхмүд Кашгарый елы”н йомгаклау кичәсендә төрек дөньясының әлеге мәртәбәле бүләгенә лаек булган шәхесләрне нәтиҗәле хезмәтләре белән котлап Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, премьер-министр урынбасары, дәүләт министры Һайати Языҗы, мәгариф министры Хөсәен Челик, юстиция министры Җәмил Чичәк, Истанбул шәһәре мэры Кадир Торбаш, Истанбул сәүдә палатасы рәисе Мурат Ялчынташ һәм күп санлы халык депутатлары җибәргән җылы эчтәлекле телеграммалар да кунакларга ирештерелде.
Татарстан язучылар берлеге рәисе, әдәбият дөньясында “Мөхәммәт Мирза” псевдонимы белән билгеле күренекле шагыйрь Илфак Ибраһимовны бу шатлыклы көндә Татарстанның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов, аның консультанты Айдар Гашигуллин, “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе Кюршат Алтай да ялгыз калдырмадылар, якташыбызны уңышлары белән тәбрик итеп, матур теләкләрен җиткерделәр.
Илфак Ибраһимов исеме төрекләргә инде шактый таныш, аның шигырьләре Төркиядәге күп кенә әдәби журналларда басылды. Якын көннәрдә исә Мөхәммәт Мирзаның татар, рус, инглиз һәм төрек телләрендәге җыентыгы дөнья күрергә тора.