“Әкият” курчак театры яңа премьера әзерли

“Старая сказка” дип исемләнгән әкиятне сәхнәгә Мытищи шәһәре курчак театры режиссеры Станислав Железкин куячак
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Борис Шергинның “Старая сказка” дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерә. Спектакль өчен курчаклар тегелгән, декорацияләр инде әзерләнгән, хәзерге вакытта артистлар рольләр өстендә эшли.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, спектакльне Мытищи шәһәренең “Огниво” курчак театры режиссеры, Россиянең халык артисты, Россия һәм халыкара күләмдә узган фестивальләр лауреаты, “XXI гасыр” дигән Россия курчак театрлары ассоцияциясе президенты, “УНИМА” халыкара курчак театрлары берлеге киңәшчесе Станислав Железкин куячак. Рәссамы — Ольга Сидоренко.
Репетицияләр 9 гыйнварда, ягъни С.Железкин Казанга килгәннән соң башланачак.