Качалов театрында — хәйрия концерты

Концертка килгән балаларга бүләкләр дә тапшырыла
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). 12 гыйнвар көнне В.Качалов исемендәге Рус зур академия театрында “Рождественский дар Раифы” дигән хәйрия концерты узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, чарада “Золотой микрофон” һәм “Притча” ансамбльләре, халыкара бәйгеләр лауреаты Зарина Бикмуллина, “La primavera” камера орекстры, опера театры солисты Владимир Васильев, баянчы Владимир Федотов, Богородицкий ирләр монастыре хоры һәм башка иҗатчылар катнашачак.
Хәйрия чарасының үзенчәлеге — концертка килгән балаларга бу көнне бүләкләр тапшырыла. Моннан тыш, теләгән һәркем Раифада тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган сувенирларга да ия була ала.
Билетлар балалар һәм картлар йортларында бушлай таратыла.