Башкортстанның Дүртөйле районындагы “Ак чишмә” ансамбле юбилее

Башкортстанның Дүртөйле районындагы Суккул исемле татар авылында эшләп килүче “Ак чишмә” бию ансамбле үзенең 10 еллыгын билгели
(Уфа, 26 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Дүртөйле районындагы Суккул исемле татар авылында эшләп килүче “Ак чишмә” бию ансамбле үзенең үзенең 10 еллыгын билгели.
Былтыр бу ансамбль үзенең абруйлы дәрәҗәсен – “халык ансамбле” исемен яңадан да раслаган иде. Төбәктә бию ансамбльләре арасында узган чираттагы фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, “Ак чишмә” сәнгать коллективы үзенең бу исемне лаеклы йөртүен исбат итте.
“Ак чишмә” бию ансамбле 1998 елда гына оештырылуына карамастан, күп уңышларга ирешеп, 2003 елда “халык ансамбле” исемен алган иде. Бу ансамбльне оештыруга Суккул авылы мәдәният йорты директоры Азат Гәрәев күп көч салды. Үзе сәләтле кызлар белән егетләрне җыйды, үзе үк алар белән бергәләп дистәләрчә бию куйды ул.
Коллективны, нигездә, мәктәп укучылары һәм шушында туып үсеп югары уку йортларында белем алучы яшьләр тәшкил итә. “Ак чишмә” ансамбле төрле дәрәҗә бәйгеләрдә, фестивальләрдә һәрдаим катнашып, осталыгын да арттыра, югары урыннар да яулый, бүләкләр дә ала. Биредә шөгыльләнүчеләрнең кайберләре хәтта район Мәдәният сараенда эшләп килүче “Сөмбел” бию ансамбле әгъзалары да булып тора.
“Ак чишмә” ансамбле артистлары Дүртөйледә үткәрелүче хореография смотрларында, “Язгы тамчылар” республика фестивалендә ел да катнаша һәм бүләкле урыннар яулый. Һәм иң мөһиме шул – биредә биюләр әзерләүдән тыш драматик тамашалар да куялар. Мисал өчен, “Чишмә буенда кичке уен” дип аталган театрлаштырылган тамаша белән район бәйгесендә икенче урынны алганнар иде.
Биючеләргә биредәге Ленин исемендәге күмәк хуҗалык та ярдәм итеп тора. Соңгы ике елда гына да сәләтле яшьләрнең уңышларын югары бәяләп, 300 мең сумлык матур костюмнар, 250 мең сумлык төрле музыка кораллары һәм аппаратуралар сатып алдылар. Шундый хәстәрлек булганда, ничек инде биисең килмәсен?!