Башкортстанда татар теле укытучылары киңәшмәсе үтте

Башкортстанның Миякә районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе булып үтте
(Уфа, 26 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Миякә районында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
Ике көн дәвам иткән шушы абруйлы җыенда Татарстаннан да кунаклар булды. Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлегенең “Агыйдел” җәмгыяте рәисе Мәүзир Гыйниятуллин, Чаллыдан китап сәүдәсе белән шөгыльләнүче “Рәхмәт” кибете мөдире Алсу Рәхмәтуллина бу җыенда хөрмәтле кунаклар гына түгел, ә байтак китаплар алып килеп, игелекле эш башкаручылар да булды. Конференциядә катнашучылар үз һөнәрләрендә һәм эшчәнлегендә бик кирәкле уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, шулай ук әдәби китаплар да ала алды биредә.
Конференциягә туры китереп, Миякә Пионерлар һәм мәктәп укучылары иҗат йорты бик бай күргәзмә дә оештырган иде.
Җыенның теоретик өлешендә Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә, танылган укытучылар, галимнәр дә чыгыш ясады.
Чараның икенче көне фәнни карар кабул итү һәм Туксанбай авылындагы М. Акмулла музеена сәяхәт белән тәмамланды.
Башкортстан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика конференциясенең Миякә районында оештырылуы табигый. Район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында татар телен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Егерме мәктәптә, татар теле һәм әдәбияты балаларның туган теле буларак, уку программасына кертелгән.
Быел Миякә районының Олы Кәркәле авылы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның атказанган укытучысы Фәридә Шәфыйкова “Ел укытучысы” республика бәйгесендә җиңеп чыкты.