Б.Урманче исемендәге премиягә дәгъва кылучылар арасында чираттагы бәйге игълан ителде

Конкурс 5 номинациядә үтәчәк һәм аңа 22 февральдә йомгак ясала
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). ТР Мәдәният министрлыгы, Б.Урманче исемендәге премиягә дәгъва кылучылар арасында, сынлы сәнгать һәм сәнгатьне өйрәнү өлкәсендә VI бәйгене игълан итте. Шулай итеп, 2009 елның 1 февраленә кадәр конкурска гаризалар кабул ителә. Аларны alina.garaeva@tatar.ru яки damir.natfullin@tatar.ru электрон адресларына, яки (843) 264-75-13 номеры буенча факс аша да юлларга мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге “Рәсем сәнгате”, “Графика”, “Скульптура”, “Кулланма сәнгать” һәм “Теория, тәнкыйть, сәнгать белеме” дигән биш номинациядә үткәрелә, һәм олуг рәссамның туган көнендә — 22 февральдә әлеге чарага йомгак ясалачак. Бу көнне шулай ук ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда иң яхшы эшләрдән торган күргәзмә дә тәкъдим ителә.
Билгеле булганча, Б.Урманче исемендәге премиягә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан 1998 елда нигез салынган иде һәм аның беренчесе 1999 елда тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк: премия ике елга бер тапкыр тапшырыла һәм инде аңа республикада 16 кеше ия булган. Әлеге исемлектә рәссамнар Зөфәр Гыймаев, Илдар Зарипов, Рәшит Газиев, Абрек Абзгильдин, графика осталары Фәридә Хәсьянова, Ирина Колмогорцева, Григорий Эйдинов, кулланма сәнгать буенча иҗат итүчеләр Софья Кузьминых, Анатолий Егоров, сынчылар Нәүфәл Адылов, Асия Миңнуллина һәм башкалар бар.