Алсу Бөгелмә балалар йортына микроавтобус сатып алачак

Россия поп-җырчысы Алсу һәм аның «Universal Music Russia» тавыш яздыру компаниясе “Шоу-бизнеста – намус белән” хәйрия акциясендә катнашты
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Россия поп-җырчысы Алсу һәм аның «Universal Music Russia» тавыш яздыру компаниясе талантлы ятим балаларга ярдәм итүне максат итеп куйган “Шоу-бизнеста – намус белән” хәйрия акциясендә катнашты.
Җырчы үзенең “Туган тел” альбомын сатудан кергән бөтен акчаны Бөгелмә балалар йортына тапшырырга карар кылды. Аның бу балалар йортына тукталуы очраклы хәл түгел, чөнки Бөгелмә – Алсуның туган шәһәре. Балалар йорты җитәкчелеге үтенече буенча альбомны сатудан кергән акчага микроавтобус сатып алачаклар.
“Шоу-бизнеста – намус белән” акциясе инде икенче ел рәттән үткәрелә. 2007 елда «Universal Music Russia» тавыш яздыру компаниясе җырчы Анита Цой белән берлектә Иркутск интернат-йортына “На восток” альбомын сатудан кергән 550 мең сум акча тапшырды, дип хәбәр итә Lenta.ru.