Ульяновскида басылып чыккан “Болгар цивилизациясе - безнең мирас” исемле китап җирле татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты

Ульяновскида басылып чыккан “Болгар цивилизациясе - безнең мирас” исемле китап җирле татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты

(Ульяновски, 26 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскиның «Печатный двор» нәшриятында басылып чыккан «Болгар цивилизациясе – безнең мирас» исемле китап җирле татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Китапны танылган “болгарчы” Шәүкәт Богданов төзегән. Исеме исә тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗинның күләмле генә мәкаләсеннән алынган. Басманың төп эчтәлеге дә – шул ук юнәлештә. Мидхәт Ижбулатовның “В царстве разума” дигән язмасы да китапта күренекле урын били. Китапның төп өлеше исә кыскача тарихи мәгълүматлардан тора. Анда тагын Идел Болгарстаннан чыккан галимнәр һәм аларның хезмәтләре, дөньякүләм шәхесләрнең Болгарстан турындагы фикерләре, “Туган тел” оешмасының Президент Путинга һәм Россия Фәннәр академиясенә безнең болгар икәнлегебезне тануны таләп иткән мөрәҗәгатьләре һәм аннан килгән җаваплар, җирле археолог Юрий Семыкинның Ульян өлкәсе җирләрендә болгар бабаларыбызның хуҗалыгын ачыклаучы күләмле генә язмасы да бар.

Әмма китапның ахырында бирелгән харитәләр халыкта тагын да зур кызыксыну уятты. Алар Хәрби уку йортлары өчен Н. Н Павлищев төзегән һәм 1845нче елда чыккан “Исторический атлас”тан алынган.