news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры вазифасыннан китте

Музей-тыюлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп реставрация һәм агымдагы ремонт буенча директор урынбасары Азат Нәҗипов билгеләнгән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Узган җомга «„Казан Кремле“ дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры вазифасында Айрат Сибагатуллинның соңгы эш көне булды. Бу хакта «Татар-информ»га музей-тыюлыкның коммуникация-маркетинг бүлеге башлыгы Әлфия Мөшәрәпова хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта бернинди рәсми гаризалар да булмады. Киләчәктә директор вазифасын кем башкарачагы билгеле түгел. Айрат Миңнемулла улы үзенең китү сәбәбен аңлатмады», — дип сөйләде Мөшәрәпова агентлык корреспондентына.

Музей-тыюлык җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп реставрация һәм агымдагы ремонт буенча директор урынбасары Азат Нәҗипов билгеләнде, дип өстәде ул.

Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры вазифасына 2020 елның февралендә билгеләнде.

Моңа кадәр Сибагатуллин 2002 елдан 2011 елга кадәр «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе рәисе була. 2011 елда Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләнә. Бу эшчәнлеккә җиде ел багышлап, 2018 елда «Яңа Гасыр» телекомпаниясенең башкарма директоры итеп раслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100