news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры җиде драматург белән җиде режиссерны берләштергән уникаль проект чыгарды

Татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән «Аһәң» спектакленең премьерасы булды.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театры җиде яшь драматург һәм җиде яшь режиссёр эшен берләштергән уникаль проектын төгәлләде. Проект нәтиҗәсе буларак, татар халкының музыкаль-шигъри фольклорына нигезләнгән «Аһәң» спектакле чыкты.

Әлмәт театры әлеге проектны үзенчәлекле иҗади лаборатория итеп планлаштырган иде. Драматургларга татар тарихы темаларына кагылган кечкенә әсәрләр ясарга тәкъдим ителгән. Әмма пандемия чикләүләре авторларга Әлмәт театрында тупланып эшләү мөмкинлеге бирмәгән. Алар алга куелган максаттан чыгып әсәрләр иҗат итеп театрга юллаганнар.

Әзер әсәрләр белән режиссерлар миниатюр әсәрләр куйганнар. Әлеге блокларны проектның сәнгать җитәкчесе, режиссер Искәндәр Сакаев бер спектакль итеп берләштергән. Татар тарихының төрле чорын сурәтләгән музыкаль әсәр барлыкка килгән.

Бөтен артистларга катнашу мөмкинлеге биргән бу проект труппага бик ошады. «Без үзебезне яңа театр юнәлеше алдында торабыз кебек хис итәбез», — диде алар.

Музыкаль бизәлеш җитәкчесе Геннадий Макаров Әлмәт театрының бу проектын югары бәяләде. Үзе дә тумышы белән Әлмәттән булган фольклорчы галим театрга туган шәһәрендә эшләү мөмкинлеге бирүе өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Драматургларның тарихны начаррак белүе генә сизелә. Егетләр-кызлар тарихны өйрәнсеннәр иде», — дип теләк белдерде ул.

  • «Аһәң» проектының сәнгать җитәкчесе — Искәндәр Сакаев. Рәссам — Наталья Кузнецова. Музыкаль бизәлеш фольклорчы галим Геннадий Макаровка тапшырылган иде. Пластик бизәлеш буенча режиссёр — Алина Мостаева. Проектның шеф-драматургы һәм бер новелланың авторы — Фәрит Нәгыймов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100