news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмараның полиция хезмәткәре «Безнең заман» республика фестиваленең финалына чыкты

Гала-концерт 30 ноябрь көнне «Пирамда»да узачак.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмараның полиция хезмәткәре Эдуард Асапов «Безнең заман» республика фестиваленең зона этабында «Музыка» номинациясендә беренче урынны алды. Бу хакта район газетасы яза.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә шәхси состав белән эшләү буенча төркемнең өлкән белгече, кече лейтенант Эдуард Асапов „Безнең заман“ республика фестивалендә катнашты. Ул бәйгенең зона этабында „Музыка“ номинациясендә беренче урынны алды», — дип хәбәр иттеләр полициядә.

Призлы урын алучылар, 27-28 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында очрашып, Гран-при өчен көрәшәчәкләр. Абсолют җиңүченең исеме 30 ноябрь көнне «Пирамда»да узачак традицион гала-концертта билгеле булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100