К.Тинчуриның 131 еллыгына багышланган мәктәпләр бәйгесе гала-концерт белән тәмамланачак

IV Республика мәктәпләре конкурсының гйомгаклау тамашасы «Ул кабызган утлар балкышы» дип атала.

(Казан, 26 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстанда уза торган IV Республика мәктәпләре конкурсы 30 ноябрьдә гала-концерт белән тәмамланачак. Бу турыда Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге бәйге К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Йомгаклау тамашасы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Гала-концерт «Ул кабызган утлар балкышы» дип исемләнгән.