“Татар-информ” МАда Высоцкийның улы Казандагы һәлакәткә багышланган концерт турында сөйләячәк

8 нче декабрьдә КФУ “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында “Мин, әлбәттә, кайтырмын...” («Я, конечно, вернусь…») концерты була

 (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә сәгать 13.00 “Татар-информ” МАда Владимир Высоцкийның улы – Никита белән матбугат конференциясе була.
8 нче декабрьдә КФУ “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында В.С.Высоцкийның тууына 75 ел булу уңаеннан, шулай ук Казанда “Боинг” һәлакәтенә багышланган “Мин, әлбәттә, кайтырмын...” («Я, конечно, вернусь…») концерты була.
Үткән гасырның 70 нче елларында Г.Гаранян җитәкчелегендә “Мелодия” ансамбле Высоцкий җырларына оркестр аранжировкасын ясады. “Мин, әлбәттә, кайтырмын...” («Я, конечно, вернусь…») проекты ярдәмендә тыңлаучылар Высоцкий һәм Гаранян язган көйләрне кабат
тыңлый ала. Танылган артистлар турне кысаларыда “Глобалис” оркестры белән бергә Высоцкийның җырларын башкарачак.
Проектта Ирина Апексимова, Александр Домогаров, Александр Ф. Скляр, Дмитрий Харатьян, Павел Пушкин һәм “Безнең гасыр җырлары” («Песни нашего века») проектында катнашучылар - Дмитрий Богданов, Вадим Мищук, Валерий Мищук, Константин Тарасов, Галина Хомчик катнаша. Концертны Никита Высоцкий алып бара.
Концерт Калининградта һәм Екатеринбургта уңышлы узган. Аны Новосибирскида, Мәскәүдә һәм Түбән Камада көтәләр.