news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СССРның халык артисты Гөлли Мөбарәковага багышланган почта карточкасы чыкты

2017 елның декабрендә Почта музее һәм Филателистлар җәмгыяте СССРның халык артисты Арслан Мөбарәковка багышланган карточка чыгарган иде.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда СССРның халык артисты, М.Гафури исемендәге Башкорт драма театры актрисасы Гөлли Мөбарәковага (1936-2019) багышланган маркасыз почта карточкасы чыкты.

Бу хакта «Башинформ» агентлыгы озак еллар республика Филателистлар җәмгыятен җитәкләгән Алексей Сухаревка сылтама белән хәбәр итә.

«Г.А.Мөбарәкова» дигән почта карточкасы 216 данә тираж белән чыккан. Әлеге идеяне Вячеслав Березин тәкъдим иткән. Дизайнеры – Ж.В.Васюкова. Карточка «СОВАпринт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә басылган. 2017 елның декабрендә Почта музее һәм Филателистлар җәмгыяте СССРның халык артисты Арслан Мөбарәковка багышланган карточка чыгарган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100