Санкт-Петербургта “Әлиф” спектакле тәкъдим ителәчәк

Аларның спектакле татар теленә багышланган.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрьдә “Скороход” мәдәни үзәгендә “Ир-ат роле” номинациясендә “Алтын битлек” премиясенә лаек булган “Әлиф2 хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов һәм хореограф Марсель Нуриев. Аларның спектакле татар теленә багышланган, 1927 елда ул гадәти гарәп графикасыннан латинга, ә тагын унике елдан кириллицага күчерелгән.

Сәхнә үзәгендә - бердәнбер биюче, сәхнә почмакларында – халык уен коралларында уйнаучы дүрт музыкант һәм өч җырчы.