«Мулла» фильмы Екатеринбургта «Этнокино» өлкә фестивален ача

Фильм күрсәтүдән тыш, кинотеатр кунаклары игътибарына кызыклы программа тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан кинематографы өчен иң озак көтелгән премьера Екатеринбургта «Этнокино» өлкә фестивален ача. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелгән «Мулла» фильмы «Кино йортында» беренче тапкыр ел башында Татар киносы атналыгы кысаларында күрсәтелде. Фильм тулы аншлаг белән үтте - залда буш урын юк иде, кешеләр хәтта киноны баскычларда утырып карады. Картинаны яңадан карарга теләүчеләр фестиваль ачылу көнен шатланып каршы алачаклар.

Фильм күрсәтүдән тыш, кинотеатр кунаклары игътибарына кызыклы программа тәкъдим ителәчәк. Анда этно-стильдә эшләүче музыкаль һәм бию коллективлары чыгышлары, милли ризыкларны татып карау, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, конкурслар, призлар һәм башка мавыктыргыч уеннар булачак.