Кукмара районында "Җәлил укулары"ның I туры башланды

Шигырьләрне татар, рус, төрек, инглиз, мари телләрендә сөйләгәннәр.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда "Җәлил укулары"ның I туры башланды. Беренчеләрдән булып, бәйгенең башлангыч этабын Кукмара районында уздырдылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Җәлил укулары" бәйгесендә катнашу өчен Кукмара районы буенча барлыгы 220 гариза алынган. Бәйге 24 октябрь көнне Кукмара районы мәдәният йортында үткәрелгән.

Барлыгы 200 кеше катнашкан. Шигырьләрне татар, рус, төрек, инглиз, мари телләрендә сөйләгәннәр.