Бәхәсле "Матильда" фильмы Казанда көчәйтелгән сак астында каралды

Кинотеатрлар зур бәхәс күтәргән премьерага әзерләнгән, сакны көчәйткән һәм рекламаны алып куйган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Екатерина Фадеева). "Матильда” фильмы Казанда күрсәтелә башлады. Бәхәсле премьера башланырга берничә минут кала сәүдә үзәге кинотеатрында тыныч иде. Бу хәл протест акцияләре булмаудан гына түгел, бәлки сакчыларның күп булуына да бәйледер. Алар сәүдә үзәгенә керә торган урында, һәр катта, һәр экскалатор янында һәм, әлбәттә, бәхәсле фильм күрсәтеләчәк зал тирәсендә бар иде. Залга керер алдыннан һәр кешенең сумкалары тикшерелде.

Бер сакчы сүзләренчә, кинотеатр өстәмә сакчылар яллаган. Сәүдә үзәге постлары, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Моннан тыш, ул ассызыклаганча, сәүдә үзәгендә барлык фильмнар һәм чаралар саклана, әмма "Матильда" күрсәтелү сәбәпле, куркынычсызлык чараларын арттырырга булганнар.

Кинотеатрда фильмның бернинди дә рекламасы булмады: балерина Матильда Кшесинская һәм император Николай II сурәтләнгән постерлар, штендерлар һәм кулга таратылучы реклама кәгазьләре очрамады.

Әмма кешеләр фильм турында белеп, аны карарга килде. Чират, чыннан да, булды, тик барысы да нәкъ менә "Матильда"га керү өчен түгел иде. Кайберләре "Геошторм" яки "Смайлики" карарга килгән булып чыкты. Алексей Учитель фильмына билетларны төрле категория халык сатып алды: яшь егетләр һәм кызлар, пенсионерлар, урта яшьтәге кешеләр. Кемдер ялгызы, кемдер компания белән килгән.

Залда буш урыннар булуын тикшерәбез: иң беренче сеанс башланган 10:30 сәгатьтә 41 билет сатылган.

Исегезгә төшерәбез, Алексей Учительның "Матильда" нәфис фильмы балерина Матильда Кшесинская һәм Николай Александрович (киләчәктә соңгы Россия императоры) мөнәсәбәтләре турында сөйли.

Фильм иҗтимагый конфликт тудырды. Бу вакыйгаларның үзәгендә фильмны тыю һәм хәтта кайбер Россия шәһәрләрендә кинокүрсәтүчеләргә янаулар белән булды.