ТР Актерлар йортында альтернатив театр яралырга тора

Бу сезонда, беренче тапкыр буларак, шушында диплом спектакльләре куелачак

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан үзәгендә урнашкан М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты (Щапов урамы, 37) үзенең 43 нче яңа сезонын театр сезоны дип атый һәм аның сәбәбе бар.

Биредә, Татарстандагы театрларның яңа сезоны башланганнан соң, ел да үткәрелә торган традицион бәйрәм кичәсе 31 октябрьгә кичке 5кә билгеләнгән. Театр сезоны ачылышы тантанасына республиканың барлык театрлары да киләчәк, дип белдерде бүген журналистлар белән очрашкан ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, РФ Театр әһелләре берлеге секретариаты әгъзасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Анда Казандагы театрлар спектакльләрен “алмашып”, мәсәлән, камаллылар качаловлыларның “Скрипач на крыше”сыннан, качаловлылар камаллыларның легендар “Зәңгәр шәл”еннән өзекләрне үзләренчә, үз стильләрендә тәкъдим итәчәк. Шул рәвешле, бәйрәм сценарие бу юлы үзенчәлекле итеп төзелгән.

Актерлар йортында альтернатив театр яралырга тора. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Рушания Юкачева шул хакта аңлатма биреп, бу сезонда Актерлар йортында башта ТР Театр әһелләре берлегенең төрле театрларда эшләүче әгъзаларын җәлеп итеп, спектакльләр кую, аннары Актерлар йортының репертуар планын әзерләп, афишасын югары уку йортларына, предприятиеләргә элү күздә тотыла. Шулай итеп, Актерлар йорты сәхнәсендә үзгә театр оештыру турында сүз бара. Дөрес, моның үз кыенлыклары бар, арада “иң-иңе” – төрле театрда иҗат иткән актерларны бер үк вакытка бергә туплау, ди Р.Юкачева. 

Алга таба шушы проектны үстереп, Ф.Бикчәнтәев сүзләренчә, Актерлар йортына тамашачы җәлеп итеп, спектакльләргә билет сатып акча эшләү, яшь режиссерлар спектакльләрен кую һәм яңа бәйсез театр ачу, андагы “Приют комедианта” кафесын үзләренеке итү – хыялда шулар. Хәзерге вакытта аның кафесы да кирәк, чөнки балалар өчен татар театр мәктәбе ачылырга тора, тамак ялгау гына түгел, артистлар очрашып сөйләшү, бергә җыелу өчен шундый иркен мохиткә ихтыяҗ зур, ди Рушания Юкачева.

Хәзерге вакытта Актерлар йортында яңа спектакльләр иҗат итү белән Юлия Захарова, Альберт Гаффаров, Вероника Пичугина, Елена Кудряшова кебек яшь режиссерлар мәшгуль - бәйсез театрның башында алар тора. Спектакльләр исә әлегә барысы да рус телендә, мәсәлән, А.Гаффаров Купринның “Мелюзга” хикәясе буенча шушы ук исемдә спектакль әзерли, Юлия Захарова Леонард Гершның “Ох уж эти свободные бабочки” әсәре буенча “Картонный мир” дигән исемдәгесен куя. Режиссер Альберт Гаффаров сүзләренчә, беренчедән, татар спектакле куярга теләк-тәкъдим белдерүче булмаган, икенчедән, ул үзе телгә әллә ни игътибар бирми икән, ә актерына карап спектакль сайлый һ.б. Биредә спектакльләр кую исә фәкать энтузиазмга нигезләнгән, ягъни иҗади хезмәт өчен акча каралмаган. 

Боларга өстәп, Актерлар йорты сәхнәсен, башкала тамашачысы да алар белән танышсын, районнардагыларның мәйданы киңәя төшсен өчен, республикабызның башка шәһәр һәм районнарында эшли торган театрларына биреп торып була, ләкин алар моңа аяк терәп каршы, аларга фәкать Камал театры сәхнәсе кирәк, ди ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев. “Камалның сигез йөз кешелек залын тутыра алмыйсыз, дип карыйм, ләкин аларның үз сүзләре сүз. Ничек инде андый сәхнә тәкъдим итәсез, дип үпкәлиләр әле”, - ди ул.

Шундый вазгыять-карашны үзгәртү йөзеннән, алга таба әлеге мәйданчыкны популярлаштыру буенча максатчан эш алып барырга ниятләнә. Әйтик, РФ Театр әһелләре берлегенең Самара өлкә бүлеге һ.б. белән мәйданчыклар алмашу күздә тотыла, биредә режиссерлык эшләре буенча спектакльләр кую планлаштырыла. Шулай ук республикабызда драма һәм курчак театрларына актерлар әзерли торган дәүләти уку йортларын тәмамлаучыларның диплом спектакльләре дә бу сезонда беренче тапкыр шушында театр сезоны тәмамланганда куелачак, ул фестиваль рәвешендә үткәреләчәк. Фестивальга бөтен Россия төбәкләреннән театр директорлары, баш режиссерлар, сәнгать җитәкчеләре, театр тәнкыйтьчеләре чакырылачак, дип шәрехләде Фәрит Бикчәнтәев.