Салават Фәтхетдинов Башкортстан президенты белән очрашты

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов танылган сәнгать осталары тәкъдимнәрен хуплавын белдереп, республика ягыннан тиешле ярдәм булачагын да ышандырды

(Уфа, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов Уфада танылган җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны кабул итте. Әлеге очрашуда Салават Фәтхетдиновның күптәнге иҗатташ дусты, Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Яруллин да катнашты.
Сөйләшү барышында мәдәнияткә кагылышлы байтак мәсьәләләр тикшерелде. Салават Фәтхетдинов белән Вилдан Яруллин Башкортстан президентына ике тугандаш республика арасында мәдәни һәм рухи багланышларны киләчәктә дә ныгытуга ярдәм итәчәк яңа иҗади башлангычлар хакында сөйләде.
Талантлы җырчылар әле “Салават күпере” исемле кызыклы проект өстендә эшли. Әлеге башлангыч Россия буйлап концертлар оештыруны күз уңында тота. Ул концертларда Башкортстан белән Татарстанның танылган җырчылары һәм популяр иҗат коллективлары катнашачак. Җырчылар бу мәдәни программага Үзбәкстанның киң билгеле “Ялла” вокаль төркеменең дә җәлеп ителәчәген әйтте.
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов танылган сәнгать осталары тәкъдимнәрен хуплавын белдереп, республика ягыннан тиешле ярдәм булачагын да ышандырды.