М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты театр сезонында яңалыклар күп булачак

ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Рушания Юкачева, яшь режиссерлар планнары белән уртаклаша

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Щапов урамы, 37 йорт адресы буенча урнашкан Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты үзенең 43 нче сезонына – 2011/2012 еллар театр сезонын ачуга әзерләнә.

Шушы вакыйгага багышланган матбугат конференциясендә бүген ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, РФ Театр әһелләре берлеге секретариаты әгъзасы, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, рәис урынбасары, Актерлар йорты директоры, Татарстанның халык артисты Рушания Юкачева, яшь режиссерлар Юлия Захарова һәм Альберт Гаффаров сезон яңалыклары белән таныштырды.

Җыеп кына әйткәндә, конференциядә ачыкланганча, Актерлар йорты белән ТР Театр әһелләре берлегенең яңартылган составы өчен беренче булган әлеге сезонга әзерләгән чараларын икегә бүлеп карарга була: даими проектлар һәм фестивальләр, конкурслар. Аерым алганда, Актерлар йортында альтернатив театр яралырга тора, 31 октябрьдә сезон ачылышы тантанасы була, балалар өчен татар театр мәктәбе эшли башлый, шушында яшь режиссерлар спектакльләре куела, театр сәнгате осталары мастер-класслар үткәрә, иҗади очрашулар була. Шуларга өстәп, ТР Театр әһелләре берлеге сайты, “Ямми мьюсик” тавыш яздыру студиясе ачыла. “Территория” дип аталган һәм диплом спектакльләре фестивальләре, балалар арасында Габдулла Тукай исемендәге сәнгатьле сөйләү конкурсы үткәрелә, “Азат сәхнә” исемле режиссерлык лабораториясе эшләтеп җибәрелә һ.б. Киләсе ел җәендә Лядов бакчасына барып “яшел спектакльләр” карарга мөмкин булачак – спектакльләр ачык һавада куела торган сезонлы проект “Лядов бакчасындагы театр” дип атала.