Казандагы Актерлар йортында балалар өчен татар театр мәктәбе эшли башлаячак

Балаларга сәхнә серләрен ачарга теләк белдерүчеләр арасында Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачылар театры, “Казан” бию ансамбле һәм Казан дәүләт консерваториясе сәнгать осталары бар

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Казан ш., Щапов урамы, 37) яңа театраль сезонда балалар өчен татар театр мәктәбе эшли башлаячак. Балаларга сәхнә серләрен ачарга теләк белдерүчеләр арасында Г.Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачылар театры, “Казан” бию ансамбле һәм Казан дәүләт консерваториясе сәнгать осталары бар, алга таба да профессионналь актерлар җәлеп итәләчәк. Мәктәпкә балаларны сайлап алу туры бәлки булмас та, чөнки иң мөһиме – балаларга эстетик тәрбия бирү, дип белдерде бүген журналистлар белән очрашкан ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев.

Дәресләр исә 3 юнәлеш буенча алып барыла: актерлык осталыгы нигезләре, ритмопластика, музыкаль тәрбия. 7-12 яшьлек балалар өчен ачылачак әлеге мәктәп ноябрь башындарак ишекләрен ача, уку түләүле була. Актерлар йорты директоры Рушания Юкачева сүзләренчә, бәясе әлегә аныкланмаган, ләкин әллә ни артык югары булмаячак, дөрес, Фәрит Бикчәнтәев, әти-әнисенең мөмкинлегенә, юнәлеш төренә карап, бәя төрлечә карала, ди. Бу исә Актерлар йортының акча эшләргә тиешлеге белән дә аңлатыла. “Хәзерге вакытта арендаторлардан арындык дияргә була, чыгымнарны каплар өчен, республикабыз театрлары акча бүлеп бирә, әкренләп аякка басасы бар”, - ди Ф.Бикчәнтәев.