Казанда Әнвәр Бакировка 90 яшь тулуга багышланган концерт оештырыла

27 октябрьдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ТР халык артисты, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Әнвәр Бакиров тууына 90 ел тулуга багышланган концерт узачак

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 27 октябрьдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ТР халык артисты, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Әнвәр Бакиров тууына 90 ел тулуга багышланган концерт узачак.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концерт уку йортының музыка факультетына 50 ел тулуга багышлана. Кичәдә “Тукай” операсыннан, “Алтын тарак” һәм “Су анасы” балетларыннан музыка әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук кунакларга виолончель һәм фортепиано өчен соната, романслар һәм җырлар, композиторның төрле уен кораллары өчен язылган музыкасы тәкъдим ителәчәк.
Концертта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучылары – халыкара һәм бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Камил Мөхәммәтдинов, халыкара конкурслар лауреаты Дарья Васильева, Әнвәр Бакиров исемендәге 6-нчы балалар музыкасы мәктәбе коллективы һәм укучылары, университетның сәнгать белеме факультеты студентлары һәм мөгаллимнәре чыгыш ясаячак.